16+

Татарстанда чемпионат вакытында 170 мең турист булган

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында Татарстанда 170 мең турист булып киткән.

Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты вакытында Татарстанда 170 мең турист булып киткән.

Шушы чор эчендә башкаладагы кунакханәләр 95 процентка тулган. Кунаклар Казан Кремлендә, борынгы Болгар шәһәрендә, Зөя утраучыгында, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә булган. Саннарга килгәндә, Казан Кремлен 320 мең, Болгарны 61 мең, Зөяне 22,6 мең, Алабуганы 165 мең турист күргән. Чемпионат ярышларын күзәтергә иң күп җанатар Германия, Украина, Төркия, АКШ, Кытай, Франция, Италия, Япония, Корея, Канада һәм Австралиядән килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading