16+

Татарстанда Covid-19 га антитәнчекләр булган очракта да QR-кодлар тапшырыла башлаячак

Татарстанда ковидка тест нәтиҗәләре буенча QR-кодларны 21 февральдән бирә башлаячаклар.

Татарстанда ковидка тест нәтиҗәләре буенча QR-кодларны 21 февральдән бирә башлаячаклар.

Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов хәбәр итте.
QR-кодны алу өчен Дәүләт хезмәтендә гариза тутырырга һәм теләсә кайсы лабораториядә анализ бирергә кирәк булачак, ул автомат рәвештә нәтиҗәләрне порталга җибәрә. Мәгълүматлар өч көн эчендә карала. Шуннан соң шәхси кабинетта ярты ел гамәлдә булган кодлы сертификат барлыкка киләчәк.
Дмитрий Лопушов билгеләп үткәнчә, әгәр гражданинның уңай ПЦР-тесты булса, ковид-сертификатның гамәлдә булу вакыты бер ел тәшкил итә.
Коронавируска антитәнчекләр барлыгына тест үткәрү ОМС программасына керми, шуңа күрә аны бары тик шәхси лабораторияләрдә генә түләүле узарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading