16+

Татарстанда эчеп үлүчеләр арткан

3 октябрь дөньяда Аек­лык көне буларак уздырыла. Бу дата юкка гына билгеләнмәгән, чөнки белгечләр сүзләренчә, алкогольгә бәйлелек проблемасы хәзер хәтта үсмерләрдә дә күзәтелә.

3 октябрь дөньяда Аек­лык көне буларак уздырыла. Бу дата юкка гына билгеләнмәгән, чөнки белгечләр сүзләренчә, алкогольгә бәйлелек проблемасы хәзер хәтта үсмерләрдә дә күзәтелә.

Россиядә эчкечелек бүген генә калыккан мәсьәлә түгел, билгеле. Сугыштагы хәрбиләргә дә 100әр грамм салганнар, тылдагылар да: «Кайгыны җиңеләйтәм», – дип, хәмергә тотынган. Бәйрәмнәрне әйтеп тә торасы түгел инде. Туган көн, туйлар, Яңа еллар безнең илдә бик сирәк очракта гына аракысыз уза.

Татарстанда, узган елның 8 ае белән чагыштырганда, спиртлы эчемлекләр белән агуланучылар саны 11 процентка арткан һәм быел 368 очракны тәшкил иткән. Узган ел исә 331 очрак теркәлгән булган. Аракыдан үлүчеләрнең дә 28 процентка артуы күзәтелә.
Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе  җитәкчесе Марина Потяшинаның шатлыклы хәбәре дә бар. Илдә спиртлы эчемлекләр куллану кимегән һәм хәзер кеше башына 10 литр чамасы туры килә. Норма исә 8 литрдан артмаска тиеш. Шуңа да безгә омтылыр үрләр бар әле, җәмәгать!

Алкогольне күп куллану, белүебезчә, кешенең үлемен якынайта, гомерен кыскарта. Шулай ук травмаларга, неврология һәм психик авыруларга, туберкулезга, инсультка, кан басымы авыруларына китерә. Моннан тыш, алкоголь кулланган әти-әниләренең балалары 100 процент сәламәт тууы шикле.

Статистик мәгълүматларга караганда, Россиядә көн саен ир-егетләрнең – 35 һәм хатын-кызларның 20 проценты «җиңел» алкоголь куллана. Көн тудымы, Җир шарында алкоголь куллану аркасында күпме кеше дөнья белән хушлаша. Бигрәк тә 25-39 яшьлекләр кырыла.

Алай гына да түгел, алкоголь кулланучылар «яшәрә» бара. Узган елның 8 аенда республикада 14 яшькә кадәр булган балаларның аракы белән агуланган 24 очрагы теркәлгән булган. Быел бу сан, бәхеткә, кимегән һәм 14не тәшкил иткән. Үсмерләр арасында да спиртлы эчемлек аркасында агуланучылар 1,4 тапкырга кимегән. Шунысы үкенечле, агуланучы балалар һәм үсмерләр спиртлы эчемлекләрне очраклы түгел, ә максатчан рәвештә, исерү өчен эчкән.

Татарстанда аракы белән иң күбе Чаллы үсмерләре агуланган. Яшьләр каласында шундый 13 очрак теркәлгән. Казанда һәм Сарманда 1әр очрак булган. Балалар арасында да алкоголь кулланып, хастаханәгә эләгүчеләр Казанда һәм Чаллыда булган. Узган ел исә тагын Яшел Үзән, Бөгелмә, Түбән Камада да, алкоголь кулланып, сәламәтлегенә зыян салган балалар булган.

Лилия ЛОКМАНОВА

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading