16+

Татарстанда «Ел укытучысы» билгеле булды

Казанның 108 мәктәбе физика укытучысы Радик Хәбиров «Ел укытучысы» исеменә лаек булды.

Казанның 108 мәктәбе физика укытучысы Радик Хәбиров «Ел укытучысы» исеменә лаек булды.

Бүген Казанда "Ел укытучысы" Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабына йомгак ясалды. Ел саен бу һөнәри бәйгедә 800гә якын укытучы катнаша. Төбәк этабына бу юлы 42 укытучы сайлап алынган. Эш тәҗрибәсен исәпкә алып, алар икегә - "Педагогик дебют" һәм "Ел укытучысы" номинацияләренә бүленгән. 

18-21 март көннәрендә конкурсантлар жюри каршында үзләренең иң яхшысы исеменә лаеклыгын күрсәтте. Алар дәрес бирде, мастер-класслар күрсәтте, "Ел укытучысына сорау" дигән сынауны узды. "Ел укытучысы" номинациясендә - 5, "Педагогик дебют"та 10 финалист ачыкланды. 

Казанның физика укытучысы Радик Хәбиров конкурсантларның барысыннан да өстен чыгып, иң-иңе исеменә лаек булды. Ул илкүләм бәйгедә Татарстан данын яклаячак. 

"Педагогик дебют" номинациясендә Казанның 122 гимназиясенең инглиз теле укытучысы Ксения Епишева җиңү яулады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading