16+

Татарстанда иң күп сатыла торган товарлар исемлеге булдырылган

Быел Татарстанда иң күп сатылган товар бензин булган, дип яза TatCenter.ru.

Татарстанда иң күп сатыла торган товарлар исемлеге булдырылган

Быел Татарстанда иң күп сатылган товар бензин булган, дип яза TatCenter.ru.

Аның өчен республика халкы 26,8 млрд сум сарыф иткән. Икенче урында – кием-салым (25 млрд), өченчедә – җиңел машина (24,2 млрд). алга таба исемлекне кондитер ризыклары (14,1 млрд), ит ризыклары (13,7 млрд), дарулар (12,8 млрд), икмәк һәм күмәч ризыклары (9,5 млрд), дизель ягулыгы (8,8 млрд), тәмәке (8,7 млрд), аяк киеме (8,6 млрд) дәвам итә. Иң аз сатылган әйберләр: маргарин (172 млн) һәм тоз (172,5 млн).

Быел спорт товарлары сату (31 процентка), телевизор (24 процентка), кесә телефоны (23 процентка) арткан. Тукыма (8,5 процентка), сөтле эчемлекләр (7 процентка), аудиоаппаратура (5 процентка) сатып алу исә кимегән.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading