16+

Татарстанда ике район башлыгы һәм бер министр алышынды

Татарстанның Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарына яңа башлыклар билгеләнде.

Татарстанның Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарына яңа башлыклар билгеләнде.

2013 елның сентябреннән Питрәч районы башлыгы хезмәтен башкарган Эдуард Дияров отставкага китте. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әлеге урынга Питрәч районы советы утырышында Илһам Кашаповны тәкъдим итте.

Яңа башлык Питрәч районында Ленино-Кокушкино авыл җирлеге депутаты булып тора. 2016 елның сентябреннән “Казан кошчылык фабрикасы”н җитәкли.   

Шулай ук 2013 елның октябреннән Балык Бистәсе районын җитәкләгән Илһам Вәлиев тә отставкага китте. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы Балык Бистәсе районы советы утырышында билгеле булды. Татарстан Премьер-министры тарафыннан Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын вакытлыча башкару Илдар Таҗетдиновка йөкләү тәкъдим ителде.
Ул 2011дән 2018 елга кадәр “Алабуга” махсус икътисади зонасы генераль директоры урынбасары булып эшләгән.

Моннан тыш, Татарстан урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров үз теләге белән эшеннән китте. Бу хакта ул Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясендә белдерде. Министр Алмас Нәзиров Татарстан Премьер-министры Алексей Песошиннан аны үз вазифасыннан азат итүен сорады.
– Әлеге вазифаны яшь, энергияле белгечләр башкарырга тиеш, – диде ул.

Алмас Нәзировка «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медален тапшырдылар.

Ул республика Президенты һәм хөкүмәтенә, шулай ук үз коллективына рәхмәт белдерде. Алексей Песошин искәртеп үткәнчә, Нәзиров урман хуҗалыгы тармагында 43 ел эшләгән.

– Әлеге бүләк аның Татарстан алдындагы казанышларын тагын бер мәртәбә раслый, – диде Татарстан Премьер-министры.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading