16+

Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан хәйрия акциясе башланды

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды традицион “Мохтаҗны ашат” акциясен игълан итте.

Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды традицион “Мохтаҗны ашат” акциясен игълан итте.

Хәйрия кысаларында һәр теләгән кеше “Зәкят” фондында сарык сатып алып, корбанга чалынган хайванның итен тулысынча ярлыларга, инвалидларга, авыр хәлдә калганнарга һәм ятимнәргә тапшыра ала. “Зәкят” фонды, бөтен мәшәкатьләрне үз өстенә алып, хайваннарны күпләп сатып алу бәясеннән башлап мохтаҗларга таратуга кадәрге эшләрне үзе оештыра.

Шулай ук фондта белгечләргә корбан чалу белән бәйле сораулар биреп, хайваннарны шәригать кануннары белән чалган сатучылар турында мәгълүмат та алырга мөмкин. Фонд хезмәтләре бушлай. Бер сарык бәясе - 8000 сум. Белешмәләр өчен телефон: +7 (843) 225-33-22.

Узга елны “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәмендә диненә һәм милләтенә карамастан 1150 мохтаҗга ярдәм итте. Корбанга чалынган ит мохтаҗ һәм күпбалалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз калган олы кешеләр, шулай ук Татарстан буенча урнашкан хоспислар, интернатлар, мәдрәсәләр һәм хәйрия фондларга таратылды. Шул рәвешле “Зәкят” фонды барлыгы 5,5 тонна Корбан ите тараткан иде.

Безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән: «Яшермә, юкса Аллаһы Тәгалә сиңа бирергә мөмкин нәрсәләрне синнән яшерер, мөмкинлегеңә карап, Аллаһы юлында сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә изге гамәлләрне кабуллардан кылса иде!

фОТО ҺӘМ ЧЫГАНАК: http://dumrt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading