16+

Татарстанда коронавируска бәйле рәвештә ябылган класслар юк

Бүгенге көндә Татарстанда ОРВИ, яки коронавируска бәйле ябылган мәктәпләр юк. Бу хакта матбугат конференциясе барышында Татарстанның баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Бүгенге көндә Татарстанда ОРВИ, яки коронавируска бәйле ябылган мәктәпләр юк. Бу хакта матбугат конференциясе барышында Татарстанның баш санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Соңгы ике атнада грипп белән авыручылар саны шактый кимегән. Узган атнада бер генә очрак теркәлде», - диде санитар табиб.
Шуның белән бергә, Авдонина сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, быел грипп белән чирләү очраклары күбрәк теркәлгән. Бүгенгә 870 грипп белән чирләү очрагы теркәлгән.

Шул ук вакытта мәктәпләрдә иртәнге фильтрлар үткәрү дәвам итә. Укудан читләштерелгән балалар саны шулай ук кими бара.
Узган тәүлектә 259 бала укуларга кертелмәгән, ә барлыгы 1 сентябрьдән бу сан 49 417 бала тәшкил иткән. Бүгенге көндә Татарстанда аерымланган класслар юк инде. ОРВИ белән авыручылар саны күп булу сәбәпле, ябылган мәктәпләр дә юк», - дип ассызыклады Татарстанның баш санитария табибы урынбасары.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading