16+

Татарстанда “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” акциясенең чираттагысы тәмамланды (+фотолар)

Полицейскийлар халык дружиналары белән берлектә Казанда тротуарларда кисәтүче сүзләр ясадылар.

Татарстанда “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” акциясенең чираттагысы тәмамланды (+фотолар)

Полицейскийлар халык дружиналары белән берлектә Казанда тротуарларда кисәтүче сүзләр ясадылар.

Татарстанда “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” акциясенең чираттагысы тәмамланды.

Махсус юл буявы һәм трафарет ярдәмендә: “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” дип һәм биредә үк махсус телефон номерларын күрсәткән җөмләләр ясады алар.

— Кисәтү язулары җәяүлеләр уяулыгына йогынты ясарга гына түгел, ә наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, наркотикларга бәйлелеккә кергән кешеләргә ярдәм күрсәтүне, наркотик белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, тулаем киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата җәмгыятьтә түземсез караш булдыр юл хәрәкәте куркынычсызлыгының гомуми картинасына да ярдәм итәчәк,- дип билгеләп үтә Казан Эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәте җитәкчесе Рафаэль Сәгьдиев.

Профилактик чаралар барышында оператив әһәмияткә ия мәгълүматны җыю һәм тикшерү эше башкарылган, ышаныч телефоннары эшләгән һәм Интернет челтәре мониторингы тәэмин ителгән. Россия эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча бүлегенең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту  бүлеге берничә профилактик чара үткәргән. "Курс" ирекле халык дружинасы белән берлектә, махсус буяу һәм трафаретлар ярдәмендә җәяүлеләр кичүләре һәм башка кеше күп йөри торган урыннарда тротуарларга "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" дигән телефон номерын күрсәтеп язулар ясаганнар. Мондый хәйләкәр, әмма нәтиҗәле ысул белән балалар җәмәгатьчелек игътибарын наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше проблемасына һәм аларның легаль булмаган кулланылышына җәлеп итәргә тели.

Ә шәһәрнең үзәгендә, Бауман урамында, шул ук халык дружинасы командасы. полициянең патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре барлык Казан кешеләренә  һәм башкала кунакларына "Мин тормышны сайлыйм" язулы блокнотылар таратканнар, биредә шулай ук наркотик матдәләр таратучы затлар турында мәгълүмат бирергә мөмкин булган телефон номерлары күрсәтелгән. Иң кечкенәләргә полиция хезмәткәрләре төсле линейкалар һәм тиешле тематикалы рәсемнәр тараткан.
Оештыручылар барлык казанлыларны әлеге акциядә активрак катнашырга, шуның белән наркоҗинаятьчелеккә каршы үз өлешен кертергә чакыра.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading