16+

Татарстанда мәктәпкә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән 15 яшьлек егетне тоткарлаганнар

Татарстанда үзе укый торган Кукмара мәктәбенә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән 15 яшьлек укучыны тоткарлаганнар.

Татарстанда үзе укый торган Кукмара мәктәбенә һөҗүм әзерләүдә шикләнелгән 15 яшьлек укучыны тоткарлаганнар.

«Татар-информ»га билгеле булганча, декабрьнең 20се тирәсендә яшь кешегә хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп, аның белән профилактик әңгәмә үткәргән. Шуннан соң яшүсмернең тоткарлануы турында билгеле була.

Мәктәп укучысының өендә ике пычак, балта, ноутбук, балаклав, тактик перчаткалар һәм язмалар белән дәфтәр табылган. Егет тулы гаиләдә тәрбияләнә, психиатрда исәптә тормый.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading