16+

Татарстанда меңгә якын кеше утсыз калган

Кичә кичке якта һава торышы бозылып, Татарстанда меңгә якын кеше электр утсыз калган.

Кичә кичке якта һава торышы бозылып, Татарстанда меңгә якын кеше электр утсыз калган.

Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Түбән Кама һәм Буа районында җил көчәю сәбәпле, алты торак пунктта 1064 йортта электр уты беткән. Бу йортларда чама белән 904 кеше яши, диелгән әлеге хәбәрдә.

Кичке унбер тулганда электр уты белән тәэмин итү төзәтелгән. Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading