16+

Татарстанда "омикрон" йоктыруның тагын 173 очрагы булырга мөмкин?

Әлегә Татарстанда “омикрон” штаммын йоктыручылар бүтән ачыкланмаган.

Әлегә Татарстанда “омикрон” штаммын йоктыручылар бүтән ачыкланмаган.

ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итүенчә, бүгенге көндә республикада 173 проба “омикрон” штаммы буенча тикшеренүгә җибәрелгән. Аның нәтиҗәләре тиздән билгеле булыр дип көтелә.

"Республика халкына сакланырга киңәш итәр идем, чөнки "омикрон" штаммы башкаларыннан тиз йогышлы булуы белән аерыла. Әйтик, коллективта 1 кеше "омикрон" йоктырса, бөтен коллектив чирләргә мөмкин", - диде Любовь Авдонина.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 11 кеше “омикрон” йоктырган иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading