16+

Татарстанда «өрәк» сөт заводы табылган

Анда җитештерелгән сөт продуктларын ашау сәламәтлек өчен куркыныч, чөнки алар бернинди тикшерүләр дә үтми.

Анда җитештерелгән сөт продуктларын ашау сәламәтлек өчен куркыныч, чөнки алар бернинди тикшерүләр дә үтми.

Әйтик, узган ел республикада 30дан артык ялган предприятие табылган, нигездә, алар сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә. Бу заводларны юкка гына өрәкләр дип атамыйлар чынлыкта алар документларында күрсәтелгән продуктлар җитештерми.  Янәсе, кәгазь буенча алар чимал сөт кабул итә, аны эшкәртәләр (сөт ризыгы (каймак. катык) ясыйлар), ә чынлыкта продукция билгесез урыннарда һәм тиешле нормаларны үтәмичә җитештерелә. 

Әйтик, мондый заводлар Казанда, Алексеевск, Чирмешән, Нурлат, Лаеш, Теләче, Спас, Менделеевск, Биектау, Мамадыш, Азнакай районнарында табылган. 

Ә шушы көннәрдә Яшел Үзәндә "өрәк" сөт заводы табылган, ул Стройная урамында, 41 нче йортта урнашкан.

Республиканың Яшел Үзән районы башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, "Чизмилк" оешмасы сөт продуктлары җитештерми. Бинада элек төзелеш конструкцияләре комбинаты урнашкан булган, аны алар тукталыш буларак кулланганнар. Ялган продукция сатып алучыларга барып җитмәсен өчен, Татарстан Роспотребнадзор идарәсе, кешеләрне сыйфатсыз продукция сатып алудан кисәтү өчен, ялган завод турында мәгълүматны илнең барлык төбәкләренә җибәргән. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Менэ терэ алып эч инде сот диеп,бетмэс чиргэ уралырсын Аллаhым сакласын.без гел Агросиланын хэлэл сотен генэ алабыз.

    Мөһим

    loading