16+

Татарстанда сигезенче сыйныф укучысы укыган мәктәбенең өченче катыннан сикергән

Һәлакәт урынына полиция һәм тикшерү төркеме килеп җиткән.

Һәлакәт урынына полиция һәм тикшерү төркеме килеп җиткән.

«Челнинские известия» басмасы ачыклаганча, 11 декабрь көнне яңа шәһәрнең бер мәктәбендә гадәттән тыш хәл булган. 14 яшьлек кыз уку йортының өченче катында урнашкан бәдрәф тәрәзәсеннән сикергән.  Бәхеткә, ул исән калган, дөрес, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 

Басманың рәсми чыганаклары бу мәгълүматны раслаган, әмма әлегә хәл турында бернинди шәрех бирмәгәннәр. Һәлакәт урынына полиция һәм тикшерү төркеме чыккан. Аларга килеп чыккан хәлнең бөтен нечкәлекләрен һәм шартларын ачыкларга кирәк булачак. Аннары процессуаль карар кабул ителәчәк. 

Гадәттән тыш хәлне мәктәп администрациясе дә тикшерә. Кыз тәрәзәне ничек ачкан? Нигә аны беркем дә туктатмаган? Бу сорауларның барысына да җавап табарга туры киләчәк. "Ашыгыч ярдәм" машинасында ике аягы сынган кызны хастаханәгә китергәннәр. Ул медицина тикшерүе узган, укучыны хастаханәгә салганнар. 
"Челнинские известия" басмасына бу гадәттән тыш хәлнең кайбер нечкәлекләре билгеле булган. Кыз 8 нче сыйныфта укый, шәһәр янында тәрбиягә алган гаиләдә яши. Вакыйга вакытында аның янында тагын биш кыз булган. Тәрәзә төбеннән сикерер алдыннан ул хат язган һәм аны үзенең портфеленә салган. Шулай ук яшүсмернең егылып төшү видеоязмасы да бар.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading