16+

Татарстанда су насосы суырып алып, бер малайның гомере өзелгән

Тукай районының "Прибрежный" бакчачылык ширкәтендә 11 яшьлек малай насос станциясе торбасына эләгеп җан биргән.

Тукай районының "Прибрежный" бакчачылык ширкәтендә 11 яшьлек малай насос станциясе торбасына эләгеп җан биргән.

Малай су суырта торган торба янында коенган. Су суырту насосы янында рәшәткәләр куелмау сәбәпле, баланы торбага таба сөйрәп ала, аңа ярдәмгә ашыккан әтисен дә
чак кына тартып алмый.

Әтисе тиз арада "112" хезмәтенә шалтыраткан. Тик кызганычка каршы, туракланып беткән бала гәүдәсен насосны сүткәннән соң гына җыеп алырга туры килгән. Әлеге фаҗига буенча тикшерү эше бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading