16+

Татарстанда татар телендә имтиханнар тапшырыла торган мәктәпләр рейтингы төзелә

Татарстан мәктәпләрендә татар телендәге 64 дәреслек буенча белем бирәләр

Татарстан мәктәпләрендә татар телендәге 64 дәреслек буенча белем бирәләр

Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәмәтов сүзләренчә, бүгенгә республика мәктәпләрендә татар телендәге 64 дәреслек буенча белем бирәләр, Россиянең бер генә төбәгендә дә бу системаның тиңе юк. Ул бу хакта "Милли мәгарифнең муниципаль моделе: үсешнең перспектив юнәлешләре" һөнәри белем бирү секциясе утырышында әйтте. Шулай ук киңәшмәдә татар телендә белем бирү сыйфаты турында да сөйләштеләр. Министр урынбасары сүзләренчә, киләсе елда укытучыларның эшен билгеләүнең яңа ысулы кертеләчәк: Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә имтихан бирә торган мәктәпләр рейтингын төзиячәк һәм бу милли мәгариф учреждениеләре эшен бәяләү факторы булачак.

Бу мәгълүматны республика мәгариф министры Энгель Фәттахов та раслады. Шулай ук яңа уку елында ведомство милли мәктәпләрдә инвентаризация үткәрәчәк һәм мәктәп директорларының уку эшләре буенча урынбасарлары тикшереләчәк. "Безнең төп бурыч - сыйфатлы белем алу өчен шартлар тудыру", - дип билгеләп үтте министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading