16+

Татарстанда әти-әниләр имтихан тапшыра

Россиядә «Ата-аналарның бердәм имтихан бирү көне» башланды. Имтиханнарны беренчеләрдән булып кичә Кырым укучыларының әти-әниләре тапшырды. Киләсе сынаулар Мәскәүдә узачак. Бу акциягә Татарстан да кушылган. Бездә әти-әниләр 22 февраль көнне имтихан бирәчәк.

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, бу көнне олылар балалары белән урыннарын алышына алачак. Әти-әниләр бердәм имтихан бирү процессын баштан ахырына кадәр үз җилкәсендә татый алачак. Аларны укучыларны тикшергән кебек үк металл детекторы аша уздырачаклар, әти-әниләргә имтиханның бар этапларын бирергә туры киләчәк.

Сүз уңаеннан, Татарстанда әти-әниләр белән бергә мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та сынаулар узарга җыена. Бу акциягә шулай ук олимпия чемпионнары, иҗат кешеләре, депутатлар да кушылыр дип көтелә. БДИны тапшырырга теләк белдереп 800дән артык гариза инде кабул ителгән. Аларның күбесе Питрәч, Яшел Үзән районнарында, Казанда яшәүчеләрдән килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading