16+

Татарстанда туфракта -5 градуска кадәр кырау булачак

Татарстан Гидрометүзәге һава шартларының начарлануы турында кисәтә.

Татарстан Гидрометүзәге һава шартларының начарлануы турында кисәтә.

Татарстанның Гидрометүзәге хәбәр иткәнчә, 10 май иртәсендә һәм көндез секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә, урыны белән җил секундына 23 метрга кадәр көчәячәк.

Моннан тыш, 10 май төнендә Татарстан Республикасы территориясендә туфракта -5 градуска кадәр кырау төшәчәк. Шулай ук төнге вакытта һава температурасының минус дәрәҗәсенә кадәр төшүе мөмкин. Республиканың кайбер районнарында явым-төшем булырга мөмкин.

11-12 майда Татарстан территориясендә болытлы һава торышы көтелә. 11 майда шулай ук көчле җил фаразлана. Төнлә температура 0дан +5 градуска кадәр булыр дип фаразлана, көндез ул +7дән +12 градуска кадәр күтәреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading