16+

Татарстанда уртача хезмәт хакы арткан

Татарстан предприятиеләрендә 2019 елның беренче биш аенда уртача хезмәт хакы 5,2 процентка арткан һәм 35,8 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстат материалларында әйтелә.

Татарстан предприятиеләрендә 2019 елның беренче биш аенда уртача хезмәт хакы 5,2 процентка арткан һәм 35,8 мең сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанстат материалларында әйтелә.

«2019 елның гыйнвар – май айларында предприятие һәм оешмаларның, кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, хезмәткәрләренә исәпләнгән уртача хезмәт хакы 35,8 мең сум тәшкил итте. Бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5,2 процентка артты», - диелә ведомство материалларында.

2019 елның гыйнвар – май айларында товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә куллану бәяләре индексы белән исәпләнгән реаль хезмәт хакы 2018 елның шушы чорына карата 0,5 процентка арткан.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы елның беренче кварталында Россия төбәкләрендә яшәү минимумы күләмен билгеләде. Ул тиешле боерыкны Россиянең хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында бастырып чыгарды.

РФ Икътисади үсеш министрлыгы һәм РФ Финанс министрлыгы белән килешү нигезендә, 2019 елның I кварталында җан башына – 10,7 мең сум, эшкә яраклы халык өчен – 11,6 мең сум, пенсионерлар өчен – 8,8 мең сум, балалар өчен 10,5 мең сум яшәү минимумы күләмен билгеләргә, - диелә министрлык боерыгында.

Татар-информ
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Без артканны тоймый калганбыз инде алайса... Ничэ еллар инде хезмэт хакыбыз артканны юк... Кайдан алалар икэн ул саннарны. Бюджет (мэгариф) оешмасында эшлэучелэр азрак артканга да соенэбез, югыйсэ

    Мөһим

    loading