16+

Татарстанда яңа төр имтихан кертеләчәк

«КАМАЗ», «Татнефть», «Ford Sollers» кебек зур оешмаларга эшкә керергә теләүчеләр чыгарылыш имтиханнарын WorldSkills стандартлары нигезендә тапшырырга тиеш булачак. Республикада барлыгы җитмешкә якын оешма күрсәтмә имтиханын хуплаган инде.

«КАМАЗ», «Татнефть», «Ford Sollers» кебек зур оешмаларга эшкә керергә теләүчеләр чыгарылыш имтиханнарын WorldSkills стандартлары нигезендә тапшырырга тиеш булачак. Республикада барлыгы җитмешкә якын оешма күрсәтмә имтиханын хуплаган инде.

Татарстанда 1 июльгә кадәр әлеге имтиханны 1254 урта һөнәри белем алучы студент тапшырачак. Әлегә имтихан студентларның шәхси теләге буенча үткәрелә. Киләсе уку елына ул мәҗбүри булырга мөмкин. Яңа төр имтихан бирүчеләргә Skills-паспорт тапшырачаклар.

- Россия буенча зур оешмалар күптәннән инде үзара WorldSkills стандартлары нигезендә аттестацияләр үткәрә, хезмәткәрләрен эшкә алу алдыннан сынап карый. Skills-паспорт алу өчен студентка имтихан вакытында 500 балл җыярга кирәк булачак. Ләкин төрле компитенцияләрдә балл системасы төрле. Ул биремнәрнең авырлыгыннан да тора. Нәтиҗәләр барлык имтиханнарны тапшырып бетергәч ясалачак. Skills-паспорт студентка эшкә урнашканда кирәк булачак. Оешмалар махсус база аша шушы паспорт ярдәмендә студентның уку барышындагы эшчәнлеге, үсеше белән таныша алачак, - ди Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Поминов.
Гадәти дәүләт чыгарылыш имтиханыннан аермалы буларак, күрсәтмә имтиханы практик белемнәргә нигезләнгән. Ягъни имтихан биргәндә студент билет буенча сорауга җавап бирми, ә, әйтик, машина көпчәкләре ямап бирә, роботлар ясап күрсәтә. Биремнәр инде һөнәргә карап сайлана. Бер сүз белән әйткәндә, кул белән эшләп күрсәтә.

Мондый төр имтиханны узган елны ук Татарстан укучылары Россиядә беренчеләрдән булып тапшырды. 

Алисә Шәрәфиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading