16+

Татарстанда ялган аракы белән агуланучылар саны кимегән

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстанда биш ай эчендә спиртлы эчемлекләрдән агуланып 115 кеше үлгән.

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат үзәге хәбәр итүенчә, Татарстанда биш ай эчендә спиртлы эчемлекләрдән агуланып 115 кеше үлгән.

Былтыргы нәтиҗәләр белән чагыштырганда, спиртлы эчемлекләрдән зыян күрүчеләр кимегән дияргә була. Узган ел гыйнвар аеннан майга кадәр 161 кеше ялган аракы аркасында бакыйлыкка күчкән булган. Татарстанда беренче кварталда законсыз алкоголь әйләнешеннән алынган продукт саны да 70 процентка арткан. Ноябрьдә узган хокук саклау һәм контрольдә тотучы органнар җитәкчеләре утырышында "Татспиртпром" ның генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов алкогольнең соры базары аркасында ел саен Татарстан бюджеты 2 миллиард сум югалта, дип искәрткән иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading