16+

Татарстанда янгын ике кешенең гомерен өзгән (ФОТО)

Яшел Үзәндә янгынны сүндергәннән соң, ике кеше гәүдәсе калдыклаын тапканнар, дип хәбәр итә Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Янгын Васильево бистәсендә 2 катлы 8 фатирлы авария хәлендәге йортта килеп чыга. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә ут, икенче катта 90 кв метр мәйданны ялмап алып, беренче катка күчкән була.

Янгын булган урынны тикшергән вакытта ике кешенең калдыклары табыла. Хәзер янгын сәбәпләре һәм үлүчеләрнең кем булуы ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading