16+

Татарстанда югалган бала табылган

Казанда югалган Красноярск кызын «Урам» паркында табып алганнар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Казанда югалган Красноярск кызын «Урам» паркында табып алганнар, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Красноярскидан килгән 15 яшьлек кызны "Урам" паркында табып алалар, аны эзләү турындагы игьланны «Лиза алерт» оешмасы бастырган иде. 
Красноярскидан килгән 15 яшьлек кызны бер тәүлек дәвамында Казанда эзләгәннәр.

Яшүсмер кичә көндез югалган. Казанга кыз әнисе һәм энесе белән бергә бию фестиваленә килгән. Чара вакытында гаилә сәламәтләндерү лагерында яшәгән.

"Без аны төне буе эзләдек. Сез күз алдына да китерәсезме, моның ничек куркыныч булуын. Аллага шөкер, аның белән бар да тәртиптә, - дип сөйләгән кызның әнисе.

Бер тәүлек үткәннән соң югалган яшүсмерне «Урам»паркында фестиваль уздыру урынында табып алалар. Хәзерге вакытта ул гаиләсе белән лагерьда.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading