Тикшерү версиясе буенча, 2022 елда район башлыгы коммерция оешмаларының берсе вәкиленнән 1,3 млн сумнан артык "бүләк" алган. Үз чиратында әлеге җитәкче бу фирмага район территориясендәге төрле объектларда төзелеш эшләре алып бару һәм аларны вакытында түләү өчен подряд килешүләре төзүдә ярдәм күрсәткән.
Кырын эшне Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының икьтисадый җинаятьләргә каршы идарә хезмәткәрләре оператив-эзләү һәм тикшерү барышында ачыклый.
Бу вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.
Комментарийлар
0
0
Барысы да шул инде алар, любоен алсан да
0
0