16+

Татарстандагы коточкыч юл һәлакәте 5 кешенең гомерен өзгән, 3есе – балалар

Кичә кичке сәгать бишләр тирәсендә Әгерҗе районының Кырынды авылы янында булган коточкыч юл һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән.

Кичә кичке сәгать бишләр тирәсендә Әгерҗе районының Кырынды авылы янында булган коточкыч юл һәлакәтендә биш кешенең гомере өзелгән.

ВАЗ-21140 автомобилен йөртүче 32 яшьлек ир-ат, идарәне югалтып, каршы як полосага чыккан һәм КамАЗ машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, җиңел автомобиль йөртүче дә, аның дүрт пассажиры да фаҗига урынында һәлак булганнар. Үлүчеләр арасында ун һәм өч яшьлек ике бала да бар. Фаҗигага таручылар Удмуртиянең Алнаш районыннан булганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading