16+

Татарстандагы юл Европадагыдан яхшырак

М-7 «Волга» федераль авто­трассасының Казан-Чаллы шә­һәрләре арасында хәзер машиналар дүрт полосада хәрәкәт итә ала.

М-7 «Волга» федераль авто­трассасының Казан-Чаллы шә­һәрләре арасында хәзер машиналар дүрт полосада хәрәкәт итә ала.

Юлның 856-868нче, 868-878­нче, 878-888нче километрлар өлешләрендә төзү һәм үзгәртеп төзү эшләре тәмамланды. Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия ЮХИДИ башлыгы Михаил Черников, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин 17 октябрьдә «Хәерле сәгатьтә!» дип юлны ачтылар.

– Шушы вакыйга белән котлыйм! – дип, юл төзүчеләрне сәламләде Игорь Левитин. – Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм ул вакыттагы премьер-министр Рөстәм Миңнеханов белән 2004 елда биредә басып тордык. Татарстан халкының кай­чан да булса хыялы тормышка ашырмы икән дигән эчтәлектәге сөйләшү булган иде. Менә күрәсез, хыял тормышка ашты. Бу юл гына түгел, бу – тормыш.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан белән Чаллы шәһәрләрен тоташтырган юлның федераль автотрассаның бер өлеше булуын искәртте.
– Америкага һәм Европага барган чакларда без көнләшә идек. Ләкин хәзер бездә юллар Европадагы кайбер илләрдәгедән яхшырак, – диде Рөстәм Миңнеханов.
М-7 «Волга» автотрассасының Мәскәүдән башланып, Владимир, Түбән Новгород, Казан шәһәрләре аша Уфага кадәрге өлеше федераль юл санала. Ул Татарстан аша Россия­нең көнбатыш районнарын Удмуртия, Башкортстан, шулай ук Урал, Себер һәм Казахстан белән бәйли. Автотрассаның Татарстандагы өлеше – 430,206 километр, ә Казан белән Чаллы арасы – 220 километр.

Проектның заказчысы – «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесе. Төзү-төзекләндерү эшләрен «Стройновация» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять, «Каздорстрой» ачык акционерлык җәмгыяте һәм «БСК-СПб» акционерлык җәмгыяте башкарды. Өч участокны башкарып чыгу 7,7 миллиард сумга төшкән. Юлның шушы участокларында биш урында «сул як борылыш» боҗрасы һәм 12 урында юлдан чыгу борылышы ясалган. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатында, 27 километр тимер рәшәткә-барьер, 500 юл билгесе, 2 мең багана, 6 километр яктырткыч куелган.
М-7 «Волга» автотрассасы 2нче техник категория нормативлары буенча төзелгән булган. 30 ел элеккеге транспорт агымы белән бүгенгене чагыштырырлык та түгел. Юл үткәрүчәнлекне һәм иминлекне тәэмин итә алмый башлаган. Хәзер реконструкция эшләре башкарылгач, федераль автотрассаның Казан – Чаллы өлешендәге 4 полосалы юл 1нче техник категория дәрәҗәсенә күтәрелде.

Без гаиләбез белән М-7 автотрассасыннан Балык Бистәсе районына кайтып йөрибез. Шушы юлда заманында авыллар турысы саен 100ләгән кешенең автобус-машина көтеп басып торулары, язгы якларда асфальт өслегенең чокыр-чакырланып беткән вакытлары, юл читенә төшеп ауган йөк машиналары, бөкеләр – һәммәсе күз алдында. Төзүчеләргә рәхмәт! Автотрассаның Казан – Чаллы өлеше, бигрәк тә яңадан эшләнгән юл участоклары гаҗәеп яхшы. Электр утлары һәм хәтта асфальт өслегенә төшерелгән ак сызыклар да төннәрен юлга яктылык бөрки. Көзге кебек матур һәм тигез автотрассадан һәркемгә исән-имин йөрергә язсын иде.

Дамир Бәдриев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X