16+

Татарстанлыларның тәкъдиме "Бердәм Россия" партиясенең сайлау алды программасына кертелгән

26-27 июньдә Мәскәүдә "Бердәм Россия"нең XV съезды уза. Анда Татарстанны "Бердәм Россия" төбәк бүлеге сәркатибе, Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә 32 депутат тәкъдим итте.

Сайлау алды программасында партияләр икътисад, сәламәтлек, хакимият, мәгариф, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм башка темаларга кагылышлы 10 мәйданчыкта фикер алышты. Татарстан делегациясе "Тормыш сыйфаты" дигән түгәрәк өстәлдә катнашуга зур игътибар бирә. "Безнең төп тәкъдимнәр бүлеге социаль яклау мәсьәләсенә кагылышлы сораулар дан тора. Татарстанда нәкъ менә шул юнәлеш "Бердәм Россия" эшенең приоритеты булып тора", - ди "Бедәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе урынбасары Андрей Кондратьев.

Татарстанлыларның тәкъдиме алдан сайлап алу алдыннан 600ләп очрашу оештырылу нәтиҗәсендә туган, халыкны борчыган сорауларга нигезләнгән һәм аларның күпмедер өлеше "Бердәм" Россия"нең сайлау алды программасына кертелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading