16+

Татарстанлылар көн саен Covid-19 темасына 150 спам-хат алалар

Мошенниклар мәгълүматларны урлау өчен әлеге хатларга зарарлы сылтамалар беркетәләр.

Мошенниклар мәгълүматларны урлау өчен әлеге хатларга зарарлы сылтамалар беркетәләр.

 

Татарстан халкы көн саен Covid-19 темасына 150 спам-хат ала. Бу хакта Татарстан Республикасының Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр итә.

Интернетта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан, медицина учреждениеләреннән, күзәтчелек органнардан һәм башкалардан җибәрелгән хат-спамнар киң таралган. Мошенниклар шәхси мәгълүматларны урлау өчен әлеге хатларга зарарлы сылтамаларны беркетәләр.

«Зарарлы сайтлар хәбәрләр астына яшерелгән: Роспотребнадзордан санитар эшкәртүнең яңа таләпләре, Хезмәт министрлыгыннан больничныйлар өчен түләүнең яңа кагыйдәләре һ. б. Без эпидемия белән бәйле рәвештә салымнарны кире кайтару темасына кагылышлы зыянлы хатны да очраттык - әлбәттә, аның ачык булу шанслары зур ", - дип сөйләде агентлыкка SearchInform мәгълүмат куркынычсызлыгы бүлеге башлыгы Алексей Дрозд.

Алдарлар, хәтта, маскалар сату яки коронавируска тестлар ясау буенча һ. б. ялган сайтлар төзиләр. Ел башыннан бирле "Лаборатория Касперского" белгечләре 4,6 меңнән артык шундый шикле сайтны ачыклаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading