16+

Татарстанлыларның 40%тан артыгы шәһәр урамнарында электр самокатлары йөрүеннән канәгать түгел

Татарстанның эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең 41,5%ы урамнарда электр самокатлары аркасында кыенлыклар кичерүен таныды. Бу хакта "Промрейтинг" агентлыгы тикшеренүендә хәбәр ителә

Татарстанның эре шәһәрләрендә яшәүчеләрнең 41,5%ы урамнарда электр самокатлары аркасында кыенлыклар кичерүен таныды. Бу хакта "Промрейтинг" агентлыгы тикшеренүендә хәбәр ителә

Сораштыруда катнашучыларның җаваплары күрсәткәнчә, һәр өченче татарстанлы әлеге транспорт төре аркасында бер генә тапкыр булса да куркыныч астында калган, шул ук вакытта һәр дүртенчесе самокатлар барлыкка килгәнче шәһәрләрдә тормыш яхшырак булган, дип саный.
Респондентларның яртысы диярлек - 48,9% - электросамокатны транспорт төре дип түгел, ә ял һәм күңел ачу чарасы дип атый

Сораштыруда республиканың эре шәһәрләре: Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт халкы катнашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading