Аксубай районында җиңел машина тракторга килеп кергән: дүрт кеше зыян күргән.
59 яшьлек Аксубай кешесе юл-транспорт һәлакәтен китереп чыгарган, аңардан тын, тагын ике пассажиры һәм тракторчы зыян күргән.
Юл-транспорт һәлакәте 23 сентябрь кичендә Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлының 47 километрында килеп чыккан. Аксубай районының ЮХИДИ мәгълүматы буенча, «ВАЗ-21103» автомашинасы йөртүчесе тизлеген арттырган һәм куркынычсыз дистанция кагыйдәсен бозган, үзе белән иярчен юнәлештә баручы прицеплы Т-40 тракторына килеп кергән. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше зыян күргән. Алар барысы да төрле җәрәхәтләр белән Чистай үзәк хастаханәсенә китерелгән, анда аларга ярдәм күрсәтелгән.
Комментарийлар