16+

Татарстанның күп балалы әти-әниләре тире яман шешен ачыклауга тикшерү узачаклар

Татарстаннан күп бала тәрбияләүче әти-әниләргә тире рагын иртә стадияләрдә ачыклау, диагностика үтү өчен цифрлы диагностикалау уза алачаклар. 16 майдан республикада «Меланома-Стоп» Акциясе старт ала.

Татарстаннан күп бала тәрбияләүче әти-әниләргә тире рагын иртә стадияләрдә ачыклау, диагностика үтү өчен цифрлы диагностикалау уза алачаклар. 16 майдан республикада «Меланома-Стоп» Акциясе старт ала.

Нәкъ менә күп балалы әти-әниләрнең белгечкә килергә вакытлары юк, шуңа күрә тире рагы кебек куркыныч чир башланырга мөмкин, дип белдерде журналистларга республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы баш онкологы Эдуард Нагуманов.
Казанда беренчел консультацияләр – «СЛ Клиникасында», Татарстан клиник онкология диспансеры»ның Яр Чаллы филиалында узачак. Күп бала тәрбияләүче әти-әниләр өчен кабул итү бушлай узачак. Һәр шәһәрдә 100гә якын гаилә диагностика үтәр дип планлаштырыла. 

— Тире рагын булдырмау өчен диспансеризация узарга, үз-үзеңә игътибарлы булырга кирәк. Миңнәрне, тәндәге төрле тимгелләрне күзәтеп тору киңәш ителә. Үзгәрешләр сизсәгез, тизрәк дерматологка барырга кирәк, - дип сөйләде СЛ клиникасы җитәкчесе Светлана Жабоева.
Аеруча да зәңгәр күзле, ак тәнле, сары, җирән чәчле, миңнәре күп булган кешеләргә кызынырга киңәш ителми. Сәгать 11:00дән 16:00гә кадәр кыздырган кояш астында йөрмәгез. Кояштан саклый торган кремнар пешүләрдән генә коткара, әмма рактан сакламый. Солярийлар шулай ук тән тиресе, сәламәтлек өчен зыянлы.

Кечкенә балаларда меланома бик сирәк очраса да, сабыйларны кояшта пешүләрдән сакларга кирәк. Чөнки балачагында кояшта пешкән кешедә киләчәктә меланома күзәтелүе бар.

Моннан тыш, меланоманы дистанцион рәвештә дә тикшерергә мөмкин. Моның өчен миң, яки тимгелгә линейка куеп фотога төшәргә кирәк булачак. Шуннан соң фото һәм элемтә өчен мәгълүматларны электрон адреска җибәрергә oncort16@yandex.ru почтасына җибәрергә киңәш ителә. 
«Меланома Стоп» проекты кысаларында табиблар гражданнарның фотосурәтләрен өйрәнә һәм яман шеш барлыгы турында шик туган очракта, аларны тикшерүгә чакырачаклар.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading