16+

Татарстанның табигате һәм табигый байлыклары турындагы энциклопедия дөнья күрде

Бик күп кешеләрне берьюлы сөендерә торган китаплар була.

Бик күп кешеләрне берьюлы сөендерә торган китаплар була.

 “Татарстанның табигате һәм табигый байлыклары” рәсемле энциклопедиясе – шундыйлардан.

2017 елда бер тапкыр дөнья күргән инде бу белешмә басма. Бик күпләрдә кызыксыну уятканга, Татарстан Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы ярдәме белән аны кабат нәшер итәргә булганнар. Әлеге китапны әзерләүдә Татарстаныбызның 87 танылган галиме катнашкан.

 – Бу безнең туган як табигате турында иң төгәл һәм актуаль мәгълүматлар саклаучы, табигатебезнең үзенчәлеге турында сөйләүче комплекслы хезмәт. Ул һәр гаиләдә, һәр өйдә булырга тиеш, – ди республиканың экология һәм табигать байлыкларын саклау министры Александр Шадриков, китапның әһәмиятенә басым ясап.
 Китапның кирәклеге турында аның тиражы да сөйли. Беренче басмасы 500 данә генә булса, кабаттан басылганы – 1000 данә. Ләкин монысы да җитмәячәк әле. Чөнки бүген экология, табигатьне саклау иң мөһим көнүзәк бурычларның берсе. Һәм аны фәнни якын килеп, табигатькә зыян салмыйча башкарырга кирәк. Ә моның өчен белемле булу мөһим. Нәкъ менә шул белемне әлеге энциклопедия бирә дә инде. Китап һәркемгә адресланган, хәтта кечкенә балалар да кызыгырлык төсле рәсемнәр белән бизәлгән. Мәгълүматлар әлифба тәртибендә кечкенә мәкаләләр булып урнаштырылган. Барлыгы 2 меңгә якын мәкаләне үз эченә ала. Меңгә якын рәсем белән бизәлгән.

Энциклопедия җиде бүлектән тора: геология, физик географик районнар, елга-күлләр, хайваннар, үсемлекләр дөньясы, экология һәм табигатьне саклау. Китапның үзенчәлеге шунда – Татарстаннан кала бер генә төбәктә дә мондый саллы басма юк икән.

 Һәр язма ныклап тикшерелеп кенә китапка керетелгән. Киләсе елга әлеге китапның татарча вариантын да эшләргә җыеналар.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading