16+

Татарстанның 2016 елга бюджет кытлыгы кими

Татарстан Республикасының 2016 елга булган бюджетына үзгәрешләр кертелү хакында мәгълүм булды.

Татарстан Республикасының 2016 елга булган бюджетына үзгәрешләр кертелү хакында мәгълүм булды.

Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 24 нче утырышы барышында республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте һәм моңа бәйле закон проекты кабул ителде. Аның сүзләренчә, 2016 елда бюджет кертемнәре 14 миллиард 565 миллион сумга, чыгымнары 14 миллиард 314 миллион сумга арта. Бюджет кытлыгы исә 251 миллион сумга кими һәм 7 миллиард 347 миллион сум тәшкил итә, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Министр сүзләренчә, кетемнәрнең 13 миллиард сумнан артыгы салым һәм салым булмаган кертемнәр. Табыш алудан кергән салым керемнәре, мисал өчен, 5 миллиард сумнан артык, алкоголь продукциясен сату буенча акцизлар кереме шулай ук 5 миллиард сумнан артып китә.

Чыгымнарның күп өлеше автомобиль юлларын капиталь төзекләндерү һәм төзүгә китәчәк. Бу юнәлешкә 6 миллиард сум акча артыграк таләп ителгән. Парк һәм скверларны тәртипкә китерүгә 2 миллиард сумга акча күбрәк тотылган.

Депутатлар сорауларына җавап биреп, Радик Гайзатуллин Татарстан бюджет кытлыгының ябылачагы хакында да хәбәр итте.

Депутатларны файдалы казылмалар чыгаруга салымнарның артуы нәтиҗәсендә республика бюджеты нинди чыгымнар кичерәчәге кызыксындырды. Әлеге мәсьәлә буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз фикерен җиткерде.

"Киләсе елдан файдалы казылмалар чыгаруга салымнар бер процентка артачак. Бу карар бер яклы гына кабул ителде, төбәкләр белән килешү булмады. Яхшы эшләгән төбәкләрне федераль субсидияләрдән мәхрүм итү - бу бөтенләй акылсызлык. Ил кая бара? Ник без федераль программаларда катнаша алмыйбыз? Бу мәсьәлә бик аз, 10-12 төбәккә генә кагыла, әмма болай эшләргә ярамый. Билгеле инде, дотацияле төбәкләргә ярдәм итәргә кирәк. Әмма болай түгел", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук Мәскәү, Ханты-Мансийск, Санкт-Петербург, Татарстанның бик зур акчалар югалтуын билгеләп, җитәкчеләр сайлаган юлның бу иң җиңеле икәнен әйтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading