16+

Татарстанның халык артисты Гамил Әсхәдулланың кайгысын уртаклашабыз...

Авыр хәбәр турында театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә язалар.

Авыр хәбәр турында театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә язалар.

Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулланың әнисе вафат булган. Авыр хәбәр турында театрның социаль челтәрдәге сәхифәсендә язалар.

«9 май көнне җитәкчебез Гамил Әсхәдулланың әнисе Маһирә апа китеп барды.

Маһирә апа 1931нче елда туган. Балачагы сугыш елларында эш белән үткән, яшьлеге сугыштан соңгы күтәрелеш еллары, колхоздагы авыр хезмәт белән үрелгән. Тормышка чыгып, биш ул табып, ире Габдулла белән аларны үстереп, аякка бастырып, уллары янәшәсендә бәхетле ана булып озын гомер кичергән, тыл ветераны Маһирә апаны изге җомга көннәрендә соңгы юлга озаттылар.

Урыны оҗмахның түрендә, мәңгелек йокысы тыныч булсын. Гамил Габдулловичның, Рамил Әсхәдуллинның (Гамил Әсхәдулланың улы) һәм барлык туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз», – диелә хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

2

0

17

0

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Инна лилляхи ва-инна иляйхи раджиун (

    • аватар Без имени

      0

      0

      Авыр кайгызны уртаклашабыз эниегзнен урыны ожмахта булсн

      Мөһим

      loading