16+

Халыкка кертемнәрен 26 декабрьдән кайтара башлаячаклар

Халыкка кертемнәрен 26 декабрьдән кайтара башлаячаклар

Халыкка кертемнәрен 26 декабрьдән кайтара башлаячаклар

Халыкка кертемнәрен 26 декабрьдән кайтара башлаячаклар


«Татфондбанк» вакыйгасыннан соң халыкка «Акибанк», «Банк Казани», «Камкомбанк»ларда акчалары булганнар, тизрәк аларны алырга ашыгыгыз» дигән шомлы смс хәбәрләр килә башлаган. Хәтта «АК БАРС» белән дә шундый хәл килеп чыгарга мөмкин дигән ялган смслар да килә.

Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, кайбер банклар турында соңгы арада социаль челтәрләрдә, смс итеп җибәрелгән андый хәбәрләргә ышанырга ярамый. Халыкны банктагы акчаларын алырга өндәп җибәрелгән смслар мәгълүмати һөҗүмне хәтерләтә. Республика банклары клиентларына мондый юк-бар хәбәрләргә ышанмаска, ялган мәгълүмат коткысына бирелмәскә киңәш итәләр хокук сакчылары. Мондый очракта иң яхшысы - смс юллаган мошенниклар турында Эчке эшләр министрлыгына хәбәр итү.

«АК БАРС» банкына килгәндә, банкның матбугат үзәге хезмәте әйтүенчә, борчылыр урын юк, банк гадәти режимда эшли.
- «АК БАРС» яхшы капитал күрсәткечләренә ия, таләп ителгән нормативлардан банкның ликвидлык дәрәҗәсе 8 тапкырга күбрәк. Быел капитал да 16 процентка арткан. Әлеге күрсәткечләр банкның финанс ягыннан тотрыклы икәнен дәлилли. Төгәл мәгълүмат алу өчен бары тик рәсми чыганаклардан гына файдаланыгыз, 8 800 2005 303 бердәм белешмә хезмәтенә шалтырата аласыз, - дип җавап бирде банкның матбугат үзәге хезмәткәре.

«Татфондбанк» өчен агент - банклар түләячәк

Күптән түгел «АК БАРС» банкының идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев үзләренең кертемнәрне иминиятләштерү буенча «Татфондбанк»ның агенты булырга әзер булуын белдергән иде. Агентлар дигәннән, 15 декабрьдән «Татфондбанк» белән вакытлыча Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык хакимияте идарә итә. Ул кредиторларның таләпләрен канәгатьләндерер өчен өч айлык мораторий игълан итте. 20 декабрь көнне исә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы «Татфондбанк» клиентларына акчаларын кайтарырга әзер банк-агентларны сайлады. Газетаны басмага тапшырыр алдыннан әлеге банкларның исемлеге билгеле булды. Закон нигезендә, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы аша 1 миллион 400 мең сумга кадәр акчаларны гарантияле рәвештә кайтарырга мөмкин булачак. Әгәр кертем бу суммадан артып китә икән, судка мөрәҗәгать итәргә кирәк. «Татфондбанк»ның банк-агентлары аерым көн билгели, шул көнне паспорт һәм гариза белән кертемнәрне кире алып булачак. Алар 26 декабрьдән дә калмыйча, кешеләргә банктагы акчаларын кайтарырга вәгъдә итәләр.

Милекләрен «Татфондбанк»та саклаган эшмәкәрләр, юридик затлар ярдәм сорап Россия Президенты Владимир Путинга да мөрәҗәгать итәргә җыенганнар иде. Бу хакта петициягә имзалар да җыйдылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исә республика хөкүмәтенә «Татфондбанк» клиентлары булган эшмәкәрләргә ярдәм итү юлларын табарга дип йөкләмә бирде. Бу ярдәм кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендәгеләргә ярдәм итү программасы кысаларында да башкарылачак. «Әлеге чаралар, беренче чиратта, кече һәм урта предприятиеләр эшчәнлеген тотрыклыландыруга һәм алар үзләренең хуҗалык эшләрен дәвам итүгә юнәлдереләчәк», - дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

*
Сорау-җавап


Мин хезмәт хакымны «Татфондбанк»тан ала идем. Бары иминиятләштерелгән акчаларны гына кире алырга мөмкин булачак, диләр. Хезмәт хакы иминиятләштерелгән булып саналамы?
Айсылу Фәрукшина, Казан.

- Банкның лицензиясе алынган очракта, банкка карата мораторий игълан ителгәндә, Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы түләүләрне кайтару турында карар кабул итә. Бу хакта хәбәр чыккач, паспорт белән агент-банкларга килергә кирәк булачак. Акчаларны кулга алырга, шулай ук икенче бер банкта ачылган исәп счетына да күчертергә мөмкин. 1 миллион 400 мең сумга кадәр сумма кертем иминиятләштерелә һәм банк бөлгән очракта да 100 процент күләмендә кире кайтарыла. Шул исәптән дебет һәм хезмәт хакы карталары да иминиятләштерелгән булып санала.

***

«Татфондбанк»тан кредит алган идек. Ай саен 5 мең сум түләп барабыз. Банк ябыла калса, без аны түләргә тиешме, әллә кредитны түләмичә дә ябачаклармы?
Айрат Батталов, Яшел Үзән.

Банкның лицензиясе алынган очракта да кредитны түләргә кирәк. Әгәр кредит алучы бурычын вакытында түләп бармый икән, банк, кредитны мәҗбүри түләттерүне сорап, судка да мөрәҗәгать итә ала. Банкның лицензиясе алынган көннән алып арбитраж суд аның банкротлыгы турында игълан иткәнче заемщик ай саен тиешенчә, график буенча кредитны каплап барырга бурычлы. Бу акчаларны банк белән вакытлыча идарә итә торган хакимият күрсәткән реквизитлар буенча түләргә кирәк. Банк банкротлыкка чыккач та, asv.org.ru сайтында «Банкларның ликвидацияләнүе» бүлегендә үзегезнең тиешле банкны табып, шунда күрсәтелгән исәп счетына кредитны түләргә тиеш буласыз. Кыскасы, ничек кенә булмасын, банк ябылу кредит түләүдән азат итми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading