16+

«ТАТМЕДИА» газета-журналларга язылучылар арасында бүләкләр уйнатты

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте елына ике тапкыр язгы һәм көзге язылу кампанияләре узганнан соң, үзенең абунәчеләре арасында бүләкләр уйната.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте елына ике тапкыр язгы һәм көзге язылу кампанияләре узганнан соң, үзенең абунәчеләре арасында бүләкләр уйната.

Бу традиция инде  дистә еллап гамәлдә. Шунысы куанычлы, елдан-ел лотерея уенында катнашучыларның саны арта, аларның географиясе дә киңәя бара. Бу исә газета-журналларның тормышыбыздагы әһәмияте турында сөйли. Лотерея уенын оештыру комитеты әһелләре әйтүенә караганда, арада дистәләгән матбугатка язылучылар да бар икән. 

Бүләк уйнатуның быелгысында катнашуга барлыгы 452 абунәче теләк белдергән. Алар арасында республикабыздан гына түгел, күрше Башкортстаннан, Түбән Новгород, Самара, Төмән өлкәләре абүнәчеләре бар. Елдагыча, бу юлы да бүләкләр шактый саллы булды. Көнкүреш техникасы, телевизор һәм төп бүләк  – «Шифалы су» шифаханәсенә ике кешелек юллама. Аңа быел Балтач районыннан Айдар Зәкиев лаек булды. Сүз уңаеннан: Айдар шушы көннәрдә генә контракт төзеп, МХОга китте. Бүләкне аның тормыш иптәше Гөлшат ханым килеп алачак.

Лотерея уенында катнашып, бүләк отучылар арасында “Шәһри Казан” газетасына язылган укучыларыбыз булуы аеруча куанычлы. Быел, мәсәлән, 4 абунәчегә шундый бәхет елмайды. Әтнә районыннан Эдуард Шакиров – тонометр, Казаннан Ләззәт Хәйдәров – үтүк, Теләчедән Петр Макаров – тузан суырткыч, Түбән Камадан Нәсимә Дәүләтшина – электр иттарткычы оту бәхетенә иреште.  

Бәхетле отыш ияләренә бүләкләрне тапшыру тагын бер атнадан, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте бинасында узачак. Ә без исә, укучыларыбызны бу бәхетле отыш ияләре булулары белән ихластан котлыйбыз. Киләчәктә дә шулай бергә булыйк! Бергә булсак, сезгә әле тагын бик күп уңышлар елмаер дигән өметтә калабыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading