16+

Татьяна Ларионова: "Аны беркем дә кабатлый алмый, чөнки..."

1995-2022 елларда “Рональд Макдональд йорты” исемен йөрткән, хәзер “Гаилә бергә” хәйрия фондының “Гаилә йорты” проектына 10 ел тулды. 

1995-2022 елларда “Рональд Макдональд йорты” исемен йөрткән, хәзер “Гаилә бергә” хәйрия фондының “Гаилә йорты” проектына 10 ел тулды. 

Проектның асылы шунда – бирегә төрле төбәкләрдә яшәүче авыру балаларны озак вакытлы дәвалануга алып киләләр. Иң мөһиме шул – монда балалар әти-әниләре белән яши һәм бу йортта яшәү өчен акча түләргә кирәкми. Шул рәвешле, 10 ел дәвамында 15 меңләп ата-ана һәм бала яшәү урыны өчен 130 миллион сумнан артык акчасын янга калдырган.

“Без – Россиядә бердәнбер шундый хәйрия фонды. Кем генә килсә дә, “Гаилә йорты” проекты белән ничек кенә соклануларын белдерсәләр дә, әлегә аны беркем дә кабатлый алмый. Моның хикмәте шунда: беренчедән, без барыбыз да республикабызны яратабыз, икенчедән, республика җитәкчелегенең эшчәнлеге системага салынган, барысы да уртак фикергә килеп эш итә”, - ди РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова.

Табиблар әйтүенчә, дәвалану вакытында бала янында әтисе яки әнисе булса, дәвалану нәтиҗәләре күпкә югары була. 

Юлия ханым “Гаилә йорты” турында өч ел элек белгән. “Без анда балам белән яшәдек. Бик уңайлы, пөхтә, чиста булды. Шунысы әһәмиятле: анда сиңа бер төркем табиблар ярдәм итә, син чир белән ялгызың калмыйсың. Балага тәмле өй ризыгы әзерләү мөмкинлеге булу да сөендерә. Беләсезме, бу баланың сәламәтләнүенә бик зур йогынты ясый. Хәзер өч елдан соң, шуны тәгаен әйтә алам: “Гаилә йорты” баламның сәламәтләнүенә зур өлешен кертте. Гадәттә, хастаханәдән чыккач, бала тагын чирләмәсме, дигән курку була. Ләкин бу йорттан реаль тормышка әйләнеп кайту, ияләшү күпкә җиңелрәк”, - ди ул.

Гаилә йорты Балалар республика клиника хастаханәсенең территориясендә урнашкан. Ул ике катлы, анда барлыгы 24 йокы бүлмәсе, балалар өчен уен зонасы, кер юу һәм аш-су бүлмәләре бар. Биредә тәүлек әйләнәсе хәйрия фонды хезмәткәрләре эшли. Алар яшәүчеләргә эмоциональ яктан да ярдәм итә, төрле мастер-класслар, бәйрәмнәр, очрашулар оештыра. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading