16+

«Тавыш бирүнең үтә күренмәлелеге һәм сайлауларның бәйрәм рухында үтүе таң калдырды»

Россия Президентын сайлауларда күзәтүчеләр сыйфатында дөньяның күп кенә почмакларыннан чит ил күзәтүчеләре һәм экспертлары да катнаша.

Россия Президентын сайлауларда күзәтүчеләр сыйфатында дөньяның күп кенә почмакларыннан чит ил күзәтүчеләре һәм экспертлары да катнаша.

Татарстанда да чит ил күзәтүчеләренең шактый гына зур корпусы эшләде һәм өч көн буе үткән әлеге процесста алар республиканың берничә районында булып, тавыш бирүнең барышын күзәтте. Бүген алар матбугат конференциясендә әлеге процесстан алган тәэсирләре буклән уртаклашты.

Матубгат конференциясендә катнашкан, Испания, Танзания, Гватемала, Беларусь һәм Казахстан вәкилләре, барысы да бертавыштан тавыш бирүнең югары дәрәҗәдә оештырылуын, тавыш бирүнең үтә күренмәлелеген, сайлауларның чын дәрәҗәсендә демократик шартларда узуын, бернинди дә хокук бозулар, җитешсезлекләр булмавын, тавыш бирергә килүчеләрнең күңелендә ил язмышы, аның киләчәге өчен җан атуның чагылышы булуын билгеләп уздылар.

Испания вәкиле, Испания геополитика институты әгъзасы Хосе Мануэль Менендесны аеруча сайлауларның бәйрәм рухында узуы, тавыш бирергә килүчеләрнең шат күңелле булулары таң калдырган. Испаниядә һәртөрле сайлалар ниндер бер мәҗбүри төсмердә узса, Россиядә ул ихтыяри калыпка салынган. Әмма, шуңа да карамастан, сайлаучылар үзләренең сайлау участокларына бик теләп, оешкан төстә, гаиләләре белән бергәләп килә. Сайлау процессы югары кимәлдә, алдынгы технологияләрне кулланып оештырылган. Бернинди аңлашылмаучанлыкларга юл куелмый, сайлауга килгән кеше үзенең гражданлык бурычын яхшы белә. Тавышын лаеклы дип тапкан кандидатка бирә.

Сайлау участокларында кешеләр ачык, ягымлы, бик теләп аралашалар. Күзәтүчеләр моны демократик сайлауларның бер чагылышы дип саный. Танзаниядән килгән эксперт Фрэнсис Альфред Мвакабумбе 15ләп сайлап участогында булуларын, сайлау процессының үтә күренмәлелеген билгеләп үтте. Сайлау бюллетеньнәрен сала торган урнадан башлап, сайлау процессының һәрбер өлеше үтә күренмәлелелге белән таң калдырды ди ул. Бернинди бәхәсләргә, аңлашылмаучанлыкларга, җитешсезлекләргә урын калмый. Сайлауларда тагын бер игътибарга лаек күренеш, сәясәт белән мәдәниятнең киселеше – сайлауларда бюрократик шартлылык белән бәйрәм рухы бергә үрелеп бара.

Бу сайлауларның тагын бер үзенчәлеге – тавыш бирүгә күптөрле якын килү. Читтән торып (дистанцион), дәүләт хезмәт күрсәтүләре аша, турыдан-туры катнашып тавыш бирүләр кулланыла. Казахстан Республикасының «AMANAT» партиясенең Иҗтимагый сәясәт институты директоры Даурен Базаров Россиядә сайлауларның 3 көн булуын, дистанцион тавыш бирү мөмкинлеген югары бәяләде

БДБ илләре миссиясе халыкара күзәтүчесе Дмитрий Санько халыкның сайлауларга гаиләләре белән килүенә, активлыгына сокланды. Сайлау участоклары алдында мәдәни программалар булуын, сайлауларның май чабу бәйрәме белән туры килүен искәртте.

Халыкара экспертларның эшләре әле моның белән генә төгәлләнми. Алар шулай ук тавышларны санау һәм нәтиҗәләргә йомгак ясау процессында да катнашачакларын белдерделәр.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading