16+

Түбән Кабан күле буе төзекләндерелә

Казанда Түбән Кабан күленең уң як ярында Turenscape + МАП architects Россия-Кытай консорциумы проекты эскизлары буенча эш башланды, дип яза Казан мэриясе порталы. Проект буенча 186 гектарлы Кабан күле яр буйлары мәйданнарындагы эш барышында табигать ландшафты сакланырга, шул ук вакытта шәһәр халкы өчен ял зоналары да булдырылырга тиеш.

Эскиз нигезендә 25,5 гектарда «Татинвестгражданпроект» оешмасы проект эшләрен алып бара. Сәлимҗанов урамы ягыннан күлнең уң ярында проект буенча велосипедлылар һәм җәяүлеләр юллары, Open street күңел ачу мәйданы һәм башка ял урыннары булдыру каралган.

Субайлар кагу өчен мәйдан әзер, яңгыр сулары агу урыннары тәгаенләнгән. Ярымутрау платформасы төзү өчен 35 субай кагылган. Эшләрнең беренче этабында тротуар һәм автомобиль юлларын төзекләндерү каралган. Хәзерге вакытта төп эш булып Сәлимҗанов урамын тарайту хисабына тротуарны киңәйтү, Айдинов урамына уң як борылышны торгызу һәм яр буен киңәйтү тора.

Түбән Кабан күле ярларын төзекләндерүнең беренче этабы кысаларындагы эшләрне 2017 елның икенче кварталында төгәлләү ниятләнелә. Казанның йөзек кашы булган, зурлыгы һәм тарихи әһәмияте ягыннан да уникаль булган сулык чын мәгънәсендә үзенә тартып торачак болай булгач.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading