16+

Мәктәп укучысының 29 яшьлек имамга кияүгә чыгуы Татарстанда шау-шу тудырды

Татарстанның Чирмешән районында гауга чыкты. Балиг булмаган кызны әти-әнисе 29 яшлек имамга кияүгә биргәннәр.

Татарстанның Чирмешән районында гауга чыкты. Балиг булмаган кызны әти-әнисе 29 яшлек имамга кияүгә биргәннәр.

Хокук саклау органнары моны җинаять дип таныган. Никахны ир кеше үзе укыган булган. Югары сыйныфта укучы кәләш сүзләренә караганда, аларның әле зөфаф киче булмаган, алар аның балиг булганны көткәннәр.

Хәзер 29 яшьлек 16 яше тулмаган кыз белән җенси мөнәсәбәтләргә кергән өчен гаепләнә. Әгәр ир гаепле дип танылса, ул 4 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Соңрак, гаепләнүче Рәсүл Салиховның имам булмавы да ачыкланган, шуннан соң аның никах укуы да шик тудырган. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading