16+

Тентү вакытында Илшат Гафуровта 12 млн сум акча табылган

КФУның элеккеге ректорын СИЗОда калдырдылар.

КФУның элеккеге ректорын СИЗОда калдырдылар.

Тикшерүчеләр тентү вакытында элеккеге КФУ ректоры Илшат Гафуровтан 12 миллион сум акча табылган. Бу хакта кичә Мәскәү шәһәр судында утырыш барышында билгеле булды, дип хәбәр итә Бизнес Online.
Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрь ахырында хокук сакчылары Илшат Гафуровны тоткарлады. Аңа үтерүдә гаепләү белдерделәр. Мәскәүнең Басман суды элеккеге ректорны 21 февральгә кадәр кулга алды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X