16+

Үтерүче якында гына йөри: аны табуда ярдәм итүчене бүләк көтә

26 июль көнне иртәнге 9нчы яртыда Буа районы полиция бүлегенә шәһәрнең Маяковский урамы, 66 номерлы йортта 1938 елгы хатын-кызның үле гәүдәсе табылуы хакында хәбәр итәләр.

26 июль көнне иртәнге 9нчы яртыда Буа районы полиция бүлегенә шәһәрнең Маяковский урамы, 66 номерлы йортта 1938 елгы хатын-кызның үле гәүдәсе табылуы хакында хәбәр итәләр.

Бу факт буенча Буа районара тикшерү бүлеге җинаять эше кузгата. Әбине үтерүдә 30-35 яшьләрдәге ир-ат шикләнелә.
Аның буе 150-165 сантиметр, ябык гәүдәле, йөзе кара туткыллы, өстенә спорт киеме кигән, әлеге киемнең караңгы төсле костюмы җиңнәрендә һәм чалбарының ян-ягында тар сызыклар төшергән, башында ак тасмалы бейсболка, уң ягында ниндидер билге.

Шундый билгеләре белән кешене күрүчеләр, белүчеләр булса, кичекмәстән район полиция бүлегенә шалтыратулары сорала.

Телефоннар: 3-12-88, 89372858253, 89274090476. Тикшерүгә ярдәм итүче дөрес фактларны әйтүчене район эчке эшләр бүлегеннән бүләк көтә, дип яза "Байрак".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading