16+

Тере килеш канауга ташлаган: 31 яшьлек әни кеше ярлылык аркасында яңа туган кызын үтергән

Тавдада яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз сау-сәламәт кыз бала тапкан, ә аннары кансыз рәвештә аны үтергән.

Тавдада яшәүче 31 яшьлек хатын-кыз сау-сәламәт кыз бала тапкан, ә аннары кансыз рәвештә аны үтергән.

Полициягә мондый адымга ярлылык, авыр матди хәл аркасында барганын аңлаткан. Свердлау өлкәсе прокуратурасы мәгълүматлары буенча, ул сабыйны тапканнан соң ук үтергән, баласын ул өендә тапкан, бар да яхшы узган.
Хатын сау-сәламәт баланы чүп-чар пакетына салып, тыгыз итеп бәйләп куйган да, капчыкны юл буендагы канауга ыргыткан. Бала пакет эчендә тончыккан, нәкъ менә асфиксия сабый үлеменең төп сәбәбе дип танылган.
Гаепләнүче кеше үз гаебен таныган. Эш Тавда район судына җибәрелгән.

Фото: https://pixabay.com

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading