16+

Әти-әниләр Кырымда агуланган балаларның хәле турында кайнар линия буенча белә ала

Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча Роспотребнадзорның Төбәкара идарәсе хезмәткәрләре “Лучистый” лагерендә ял иткән Татарстан балаларының агулану сәбәбен ачыклады.

Кырым Республикасы һәм Севастополь буенча Роспотребнадзорның Төбәкара идарәсе хезмәткәрләре “Лучистый” лагерендә ял иткән Татарстан балаларының агулану сәбәбен ачыклады.

Балалар норовирус авыруы аркасында хастаханәгә эләккән. Бу хакта “Татар-информ”га ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

“Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсе буенча эпидемиологик тикшерү кысаларында Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре буенча гигиена һәм эпидемиология үзәгендә балалар арасында булган авыруның этиологик расшифровкасы уздырылды. Беренче авыруларны тикшерү нәтиҗәләре буенча, авыруга норовирус сәбәпче булган”, - дигә матбугат хезмәтендә.

Ведомствода әйтүләренчә, инфекциянең чыганагы әлегә ачкыланмаган. “Лаборатор тикшеренүләр комплексы уздырыла. Инфекция чыганагы һәм аны йоктыру факторлары ачыклана. Дезинфекция чаралары комплексы башкарыла”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Соңгы мәгълүматлар буенча, инфекция аркасында 54 кеше – 49 бала һәм 5 әйдаман агуланган. Табиблар аларның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли, гомерләренә куркыныч янамый. Алдарак “Татар-информ” хәбәр иткәнчә, Кырым Республикасының Тикшерү комитеты “Лучистый” балалар лагерендә ял итүчеләрнең агулану факты буенча тикшерү эше башлады.

Кырымның «Лучистый» лагерында агуланган балаларның хәле турында кайнар линия буенча оператив мәгълүмат алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов үзе җитәкләгән ведомствода узган брифингта хәбәр итте.

«Теләсә кайсы вакытта ата-аналар үзләренең балалары белән килеп чыккан хәлне белсен өчен, без кайнар линия телефонын эшләтеп җибәрәбез. “Черноморец“ үзәге директоры Евгений Ветров ата-аналарның сорауларына шәхсән җавап бирәчәк. Ата-аналар 8-967-72-87-7 номеры буенча шалтырата ала», - дип аңлатты Дамир Фәттахов.

Евгений Ветров хәзерге вакытта Евпатория шәһәр хастаханәсендә. Анда агулану билгеләре белән 54 кеше – 49 бала һәм биш әйдаман китерелгән.

Кырымның «Лучистый» балалар сәламәтләндерү лагеренда өченче профильле смена эшли. Анда Татарстаннан 200гә якын бала һәм 20гә якын педагог ял итә. 16 июльдә төнлә балаларда һәм педагогларда агулану билгеләре ачыкланган.

Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading