16+

Әти-әнисе янгын сүндереп йөргән вакытта 6 яшьлек малай катып үлгән

Иркутски өлкәсендә авыл мәктәбендәге ягынны әти-әниләре сүндереп йөргән вакытта 6 яшьлек уллары катып үлгән.

Иркутски өлкәсендә авыл мәктәбендәге ягынны әти-әниләре сүндереп йөргән вакытта 6 яшьлек уллары катып үлгән.

Әлеге хәл кичә булган. 16 бала укый торган мәктәптә янгын чыккач, малайның әти-әнисе шунда ярдәм итәргә ашыккан.

Малайны апасы белән өйдә калдырып киткәннәр. Ә малайның гәүдәсен икенче көнне иртән бабасы йорты янында тапканнар. Ул өй тәрәзәсеннән чыгып, бабасына киткән булган, дигән фаразлар бар. Соңгы вакытта Иркутскида аномаль салкыннар саклана, урыны белән 40 градуска кадәр җитүе мәгълүм.

    

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading