16+

"Әти, зинһар кирәкми": 20 яшьлек егет әнисен әтисеннән коткарган

Яраланган хатын хәзер хастаханәдә ята.

Яраланган хатын хәзер хастаханәдә ята.

Оренбург шәһәрендә бер ир-ат йорт подъезды янында элеккеге хатынына пычак белән һөҗүм иткән, берничә тапкыр кадаган. Әнисен каршы алырга чыккан 20 яшьлек егет әтисен туктатырга өлгергән. Бу турыда Оренбург өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән НТВ каналы хәбәр итте.

Фаҗига Липовая урамында күп катлы йорт янында була. Ир-ат элеккеге хатыны янына йөгереп килә. Ул хатынның чәченнән йолкып ала, юл буйлап сөйрәп йөри, пычак белән кадый. 40 яшьлек хатынны өйдән чыгып җиткән 20 яшьлек улы коткара. Бу егет әтисе белән әнисен аера.

Подъезд янында булган хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп тора. Кадрларда ирнең хатынга һөҗүм итүе күренә. Хатын ярдәм сорап кычкыра. Шуннан соң аларның уртак улы килеп чыга. Ул әнисен якларга маташа. Егетнең әтисенә «Әти, зинһар кирәкми», диюе ишетелә.

Яраланган хатын хәзер хастаханәдә ята. Аның элеккеге ирен тоткарлаганнар. Аны сигез елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading