16+

Әтиләре ике кызы һәм хатынына пычак белән кадаган...

Ир белән хатын талашкан дигән версия бар. Талаш вакытында ир пычакка ябышкан.

Ир белән хатын талашкан дигән версия бар. Талаш вакытында ир пычакка ябышкан.

Липецк шәһәрендә бер ир-ат балаларына һәм хатынына пычак белән һөҗүм иткән. Ул дүрт яшьлек кызын үтергән. 11 яшьлек кызын һәм балаларның анасын яралаган. 11 яшьлек баланың хәлен табиблар бик авыр дип бәяли. Бу турыда төбәктәге экстрен хезмәтләргә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Фаҗига Стаханов урамындагы йортларның берсендә иртәнге өч тирәсендә була. Хокук сакчыларына 37 яшьлек хатын шалтырата. Ул иренең үзенә һәм ике кызына пычак белән һөҗүм итеп яралавын сөйли.

Туганнарын имгәткәч, ир-ат фатирга ут төртә һәм үз-үзенә кул сала.

Урынга полиция хезмәткәрләре килә. Алар фатирда 4 яшьлек кыз бала мәетен, яраланган 11 яшьлек баланы һәм аның анасын күреп ала. 36 яшьлек әти кешенең мәете йорт янында ята.

«Олы баланы һәм аның анасын хастаханәгә озаттылар. Кыз — балалар хастаханәсендә, анасы — олыларныкында. Икесенә дә операция ясалды. Хатынның хәле авыр, ул реанимациядә. Бала бик авыр хәлдә, ул да реанимациядә», — дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше.

«Ир белән хатын талашкан дигән версия бар. Талаш вакытында ир пычакка ябышкан. Сәбәбе әлегә билгеле түгел, гаилә яхшылар хисабында булган. Хатын судья булып, ир автосалонда сату бүлегендә эшләгән. Хатынның да, ирнең дә әти-әнисе сүзләренчә, гаилә яхшы, моңа кадәр җәнҗаллар булмаган», — дип сөйләгән РИА Новости агентлыгына төбәк буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Юлия Кузнецова.

Фото: pixabay.com

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading