16+

Төнлә ялтырамасаң, көндез калтыранасың

Республикада быел торак пунктларыннан читтәге автотрассаларда төнлә җәяүлеләрне таптау яки бәрдерүнең 34 фаҗигале очрагы теркәлгән инде.

Республикада быел торак пунктларыннан читтәге автотрассаларда төнлә җәяүлеләрне таптау яки бәрдерүнең 34 фаҗигале очрагы теркәлгән инде.

- Кешеләргә киемнәренә яктылык кайтаручы тасмалар беркетү тәкъдим ителә. Төнлә торак пунктыннан читтәге автомобиль юлларына чыкканда, бу таләп - мәҗбүри. Таләпне үтәмәсәң, 500 сум штраф. Быел инде дүрт мең җәяүле административ җаваплылыкка тартылды, - дип кисәтте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов.
Төнге караңгылык, аеруча көзге айлардагы көн яктылыгы кыскалыгы хәрәкәт иминлегенә нык тискәре йогынты ясый. Транспорт чарасы белән идарә итүче кеше юлда гадәти киемнәрдәге җәяүлене 25-30 метрдан гына күреп ала. Кызу тизлектә барганда һәм көтелмәгән кискен хәрәкәтләр ясалганда, транспорт чарасын туктатып өлгерү өчен бу ара җитмәскә мөмкин.
Киемгә яктылык кайтаручы тасма беркетелгән нәүбәттә, төнлә җәяүле 150-200 метрдан ук күренә.

Республиканың баш автоинспекторы балалар бакчаларының шушы юнәлештәге эшчәнлекләрен мактап телгә алды. Тәрбиячеләр, ата-­аналар һәм сабыйлар үзләре яктылык кайтара торган чималлардан төрле бизәкләр кисеп, киемнәренә тегәләр, сумка-букчаларына бәйләп куялар.

- Яктылык кайтаручы тасмалар, төрле элементлар артык кыйммәт түгел бит инде. Иминлек үзебез өчен ләбаса, - дип, Рифкать Миңнеханов бу мәсьәләгә җавап­лы карарга чакырды.
Татарстан премьер-министры урынбасары, Министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча республика хөкүмәт комиссиясе рәисе урынбасары Шамил Гафаров мәктәп­ләрнең укучы балалар киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар куллануны пропагандалауда, кулланылышка кертүдә әлегә максатчан эшләмәүләрен тәнкыйтьләде. Республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы мәсьәләне чишүдә эшкуарлар ярдәменә өметләнә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading