16+

Әтнәлеләр Татарстан Президентына быелгы ашлык оныннан пешерелгән икмәк тапшырды

Әтнә районы бөртекле культуралар уңышын тулысынча җыеп алды

Әтнә районы бөртекле культуралар уңышын тулысынча җыеп алды

Әтнә муниципаль районы бөртекле культуралар уңышын тулысынча җыеп алды.

Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка республика Хөкүмәте йортында узган традицион республикакүләм киңәшмәдә белдерделәр, дип хәбәр ителә Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә.
Моның белән бәйле рәвештә, Әтнә районы башлыгы Габделәхәт Хәкимов Рөстәм Миңнехановка быелгы ашлык оныннан пешерелгән икмәк тапшырды.
Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов урып-җыю эшләре башланганнан бирле республика кырларында 1160 мең гектарда яки 78 процент мәйдандагы ашлык суктырылган дип белдерде.
Бөртеклеләрнең тулаем күләме 3260 мең тонна тәшкил итә.
Беренче булып урып-җыю кампаниясен төгәлләгән Әтнәлеләрдән соң Саба, Азнакай, Чистай, Алексеевск муниципаль районнары финишка якынлаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading