16+

Ток сугу нәтиҗәсендә ике кулсыз калган малайга яңа протезлар алганнар

Илназ Дәүләтовның яңа киберкуллары булачак!

Илназ Дәүләтовның яңа киберкуллары булачак!

Моннан өч ел элек көчле ток сугу нәтиҗәсендә ике кулсыз калган 13 яшьлек Илназ Дәүләтовка битараф булмаган кешеләр яңа протезлар алырга булышты.

Әнисе Зөлфия Дәүләтова хәбәр иткәнчә, ноябрь ахырында игълан ителгән акча җыюны туктатканнар.

"20 көн эчендә протезлар сатып алу өчен кирәкле сумманы җыя алдык. Алар мускулларны эшләтү һәм күнектерү өчен кирәк. Без үзебезгә ярдәмгә килгәннәрнең барысына да рәхмәтле, бу бәяләп бетергесез чын Яңа ел алды могҗизасы", - дип, битараф булмаган барлык гражданнарга рәхмәт белдерде Илназның әнисе.

Илназ үзе дә социаль челтәрләр аша аңа ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт әйткән һәм һәммәсен дә якынлашып килгән Яңа ел белән котлаган.

Илназ Дәүләтовның яңа киберкуллары булачак!

Чыганак: Кызыл Таң

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading